Ешрак кайтыйк газиз әнкәйләргә

Алинә Давыдова репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Ак яулыгын чөеп баш өстенә,
Әнкәй йөри япь-яшь килендәй.
Йөзләрендә көләч елмаюы,
Яшьлегеннән кайтып килгәндәй.

К у ш ы м т а:
Ешрак кайтыйк газиз әнкәйләргә,
Сүндермәек учак күмерен!
Балаларын күреп бер сөенү (бер сөйләшү)
Әнкәйләрнең озайта гомерен.

Күгәрчендәй бергә гөрли-гөрли,
Чәй эчәбез әнкәй өендә.
Самавыры җырлый сөенгәндәй,
Коймак исе тарала бар өйгә.

К у ш ы м т а.

Сагындырып кына кайтабыз шул,
Гомеркәйләр үтә чит җирдә.
Оныкларның шатлык авазлары
Ешрак кайтсын иде һәр өйгә (нигезгә).

К у ш ы м т а.