Гаепләмә, авылым, гаепләмә

Илсаф репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Киттең дә син, нигә оныттың, дип
Тиргәмәгез мине, кырларым.
Авылкаем, синнән гафу сорыйм,
Читтә йөртә һаман юлларым.

К у ш ы м т а:
Гаепләмә, авылым, зинһар, гаепләмә,
Читтә йөри диеп улларың.
Иминлекләр теләп сиңа, дога кылам,
Бер кайтырмын, төшсә юлларым.

Язлар җитсә, һаман төшләремдә
Кырга чыгам, сызам буразна.
Күңлем тарта көзен басуларга,
Сагышларым кими беразга.

К у ш ы м т а.

Яңгыр яуса, сөенәм сабый кебек,
Кырларымда уңар арышлар.
Коры җилләр иссә, йокым кача,
Дымга сусаганда басулар.

К у ш ы м т а.

Киттегез дә нигә оныттыгыз, дип
Тиргәмәгез, авылдашларым.
Язмышларга шулай язылгандыр,
Сагнам сезне, замандашларым.

К у ш ы м т а.