Гомер җебе

Зөлфия Шакирова, Ландыш Шәрәфиева репертуарларында

Ландыш Шәрәфиева көе
Зөлфия Шакирова көе

Ходайдан бирелгән гомернең
Еллары йомгактай урала.
Кадерен белмәсәң яшәүнең,
Йомгакның очлары чуала.

К у ш ы м т а:
Көннәрен, сәгатен, елларын
Кирәктер җентекләп санарга.
Һәр аткан ал таңын язларның
Кадерлик бу фани дөньяда.

Аңласаң гомернең кыйммәтен,
Тормышлар җай гына уза ла.
Тотмасаң кулда нык орчыгын,
Гомер-җеп өзелә уртада.

К у ш ы м т а.

Гомер-җеп орчыгын сакларга
Язсын ла бу якты дөньяда.
Орчыктан өзелгән җеп сыман,
Узмасын гомерләр заяга.

К у ш ы м т а.