Гомер җиле

Фәнис Кәлимуллин репертуарында

Нурзадә көе

Гомер җиле исә, гомер җиле.
Яфрак кебек оча көннәре.
Һәр кылганың җирдә язылып кала,
Сузылып бара арттан эзләре.

Гомер җиле исә, гомер җиле.
Минутларны саный көннәре.
Кочагыңда җан сөйгәнең булса,
Кыска була көзге төннәре.

Гомер җиле исә, гомер җиле.
Күкеләре саный гомерне.
Һәрбер таңның, айлы кичләренең
Булсын иде җирдә кадере.

Гомер җиле исә туктамыйча,
Ашыктыра кебек көннәрне.
Хәтер генә барлый салмак кына
Калган эзне, кылган эшләрне.