Гомер күперләре

Рәсим Низамов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Күперләрне салдым гомер буе
Еллар аша ялгыз җаннарга.
Күперләрне корам күңелләргә
Йөрәгемнән чыккан җыр аша.

К у ш ы м т а:
Күперләрнең һәр басмасы саен
Язмыш язган күпме сагыш бар.
Гомер дигән чиксез күпер аша
Ходай яза безгә язмышлар…

Йөрәкләргә салган күперләрдән
Назлы җырым күпме үрелде.
Язмыш сүтә кайчак күперләрне,
Татлы хисләр янып сүрелде.

К у ш ы м т а.

Сезнең җанга салган күперләрнең
Басмалары булсын гомерле.
Шул күпердән бергә җитәкләшеп
Узсак иде бергә гомерне.

К у ш ы м т а.