Хәлләремне бары белеп кит

Илнар Сәйфиев репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Син минеке түгел, башканыкы.
Бәхет белән тулы тормышың.
Йөрәккәем ләкин килешә алмый,
Мин корбаны ачы язмышның.

К у ш ы м т а:
Сине уйлап узган яшьлегемне
Кире кайтарып ла булмас бит.
Тап бер ара, үзең салган яра,
Хәлләремне генә белеп кит.

Газапларга салдың үзең бит.
Сагышлардан янган йөрәгемне
Учларыма кысам кичләрен.
Яратуның ачы газапларын
Берьялгызым ничек кичәрмен?

К у ш ы м т а.

Җил кагылган саен тәрәзәмә,
Синдер диеп ачам пәрдәсен.
Төнге урам шомлы учы белән
Телеп ала йөрәк парәсен.

К у ш ы м т а.