Их, бу дөнья – куласа

Илназ Баһ репертуарында

Илназ Баһ көе

Дөнья шулай яратылган,
Бездән генә калмаган.
Байлары да, ханнары да
Мәңге яши алмаган.

К у ш ы м т а:
Их бу дөнья куласа,
Әйләнә дә бер баса.
Дөнья зары мәңге бетмәс,
Җырлап яшик, ичмаса.

Җир астында юллар булмас,
Хур кызлары булса да.
Мәхәббәте кайнар булды,
Байлыгы булмаса да.

К у ш ы м т а.

Булганына шөкер итеп
Яшик исән чагында.
Булган бәхтеңне югалтма,
Сөеп кал яшь чагында.

К у ш ы м т а.

Дөнья куып ардым инде,
Бетмәс һич мәшәкате.
Җырлап, биеп яшик әле,
Күреп калыйк рәхәтен.

К у ш ы м т а.