Ике адым җир

Илдар Хәкимов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Гомер үтә, һаман дөнья куып,
Онытабыз кайчак туганны.
Онытабыз газиз әнкәйләрне,
Саф күңелле гади дусларны.

К у ш ы м т а:
Онытмаек, дуслар, онытмаек,
Ташламасын әнкәй догасы.
Онытмаек җирдә яшәгәндә
Ходай каршына барасын.

Гомер үтә, һаман дөнья куып,
Аңлаганда инде соң була.
Озатканда якыннарны җирдән,
Соңлап кына күзгә яшь тула.

К у ш ы м т а.

Яшик әле үкенмәслек итеп,
Һәрбер көннең белеп кадерен.
Мохтаҗларга сузыйк кулыбызны,
Тыңлый белик читләр гозерен.

К у ш ы м т а.