Изге көн

Илсур Сафин репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Туган көн – изге көн,
Дөньяга килгән көн.
Яшьлеккә бер кайтып,
Яшәрә торган көн.

К у ш ы м т а:
Туган көн була ул
Елда тик бер генә.
Дөньяга сөенеп
Яшә син гел бергә.

Табында – дусларың,
Яныңда – тиң парың.
Онтыла бу көнне
Дөньяның бар зары.

К у ш ы м т а.

Гомер уза диеп
Моңаеп утырма.
Тагын бер ян әле
Мәхәббәт утында.

К у ш ы м т а.