Әй бу гомер дигәннәре

Раяз Фасыйхов репертуарында

Фирзәр Мортазин көе

Әй бу гомер дигәннәре
Күрештерми кемнәрне!
Ник белмисең сине көтеп
Бәгырем өзелгәнне?

Әй бу гомер дигәннәре,
Сөюдән көйгәннәрем.
Кавыштыра ятлар белән,
Аера сөйгәннәрне.

Әй бу гомер дигәннәре
Сыный ул түзгәннәрне.
Язмыш кабат очраштыра
Сагынып көткәннәрне.

Әй бу гомер дигәннәре
Ярата сөйгәннәрне.
Очраштыра, кавыштыра
Ярата белгәннәрне.