Әй син, гомер, нигә ашыгасың?

Язмышыма яшим рәхмәт укып,
Сынар чакта, шөкер, сынмадык.
Сынауларны һәрчак җиңеп чыктык,
Авыр булса, яшереп еладык.

К у ш ы м т а:
Әй син, гомер, кая ашыгасың,
Сизми калдым көзләр җитәсен.
Яшьлек язы мизгел генә икән,
Белмәдем шул бик тиз үтәсен.

Утка кердек, төштек суларына,
Янармын дип куркып тормадык.
Янды йөрәк, калды күмерләргә,
Елар чакта, шашып җырладык.

К у ш ы м т а.

Мәйдан тоттык кичке уеннарда,
Буй бәләкәй диеп тормадык.
Чибәрләрне ятка җибәрмәдек,
Көндәшләрдән куркып тормадык.

К у ш ы м т а.