Әй, замана, замана

Вадим Захаров репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Тормыш куйган сынауларны
Заманага сылтыйбыз.
Дөнья куып, тик үзебез
Ялгыш адым ясыйбыз.

К у ш ы м т а:
Эх, замана, замана,
Заманага карама!
Кадерен белеп яшәгәндә,
Гомер матур уза ла.

Замананы гаепләми
Яшик яратып кына.
Дуслар белән сагышларны
Бергә таратып кына.

К у ш ы м т а.

Гомерләр матур уза ул,
Без бит бергә булганда.
Кыен чакта, хәл белешеп,
Дуслар янда булганда.

К у ш ы м т а.