Күпер

Вил Усманов репертуарында

Вил Усманов көе

Сине көтеп гомер үтә,
Бер елмаеп карачы.
Аера бит безне бары
Ике урам арасы.

К у ш ы м т а:
Күп тә түгел, аз да түгел
Ике урам арасы.
Ике йөрәк арасына
Ничек күпер саласы?

Күрешергә сәбәп эзлим,
Таба алмыйм чарасын.
Йөрәккәемне яндырма,
Бер елмаеп карачы.

К у ш ы м т а.

Ике урам арасына
Салыйк икәү күперне.
Бәхетебезгә сөенеп
Үткәрик лә гомерне.

К у ш ы м т а.