Күрешергә табыйк сәбәпләр

Илсаф репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Күрешмибез нигә исән чакта?
Үкенәбез бары соңарып.
Җыелабыз бергә соңгы юлга
Озатканда якын туганны.

К у ш ы м т а:
Күрешергә табыйк вакытларны,
Санамыйча көнне, сәгатьне.
Ташлап торыйк дөнья мәшәкатен,
Саклыйк әле изге гадәтне.

Күрешмибез нигә матур чакта,
Бүлешердәй шатлык җитәрлек.
Табыннарда, шөкер, сыйлар мулдан,
Якыннарны кунак итәрлек.

К у ш ы м т а.

Күрешмибез нигә бергә чакта?
Гомер кыска, үтеп китәр бит.
Җир астында юллар табып булмас,
Үкенергә генә калыр тик.

К у ш ы м т а.