Көт син безне

Төшләремдә бик еш кайтып киләм,
Туган авлым китми күңелдән.
Колач салып йөзәм инешеңдә,
Балачакның зәңгәр күлендә.

К у ш ы м т а:
Үпкәләмим бүген чит итсәң дә,
Танымыйча үтсә оланнар.
И туган җир, без бит инде күптән
Сине ташлап киткән балалар.

Читтә үткән һәрбер гомер көне
Сагыш белән әллә чигелгән.
Әткәй-әнкәй күптән көтми безне,
Үткәннәргә юллар киселгән.

К у ш ы м т а.

Сагындырып төшкә гел керәсең,
И Туган җир, газиз син безгә.
Язларында әгәр кайталмасам,
Көт син безне, кайтырмын көзгә.

К у ш ы м т а.