Көттермә

Арсен Кәримов (Уфа) репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Аккоштай балкып гел,
Янымнан үтәсең.
Сихерле елмаеп,
Күрмичә китәсең.

К у ш ы м т а:
Көттермә, көттермә,
Бүген кич кил инде.
Яратам, дип, сине,
Елмаеп көл инде.
Яратам, нишлим соң,
Яратам мин сине.

Саргаям, гөл кебек
Кипмә, дип торсаң да.
Бер генә көн сине
Күрмичә торсам да.

Кил, бәгърем, яныма,
Бәхетле итәрмен.
Юк, дисәң, син мине
Бәхетсез итәрсең.

Кил инде, көттермә,
Пар булыйк гомергә.
Син әйтсәң, мин әзер
Дөньялар гизәргә,
Диңгезләр кичәргә.