Көзге моң

Рифат Зарипов репертуарында

Айдар Тимербаев көе

Еллар аша карыйм үткәннәргә.
Моңсу миңа көзләр җиткәндә.
Пар аккошлар – сагыш көткәннәргә,
Хушлашмадың нигә киткәндә?

К у ш ы м т а:
Үпкәләрең ташлап үткәндә,
Кил яныма, бәгърем, көткәндә.
Сагышларны җилгә таратып,
Күзләремә кара яратып.

Яфракларын койган каеннары,
Миләшкәем яна кызарып.
Көзге җилдә җанны өшеттереп,
Кыр үрдәге елый зарыгып.

К у ш ы м т а.

Юлларымда сине югалтсам да,
Узганнарга кайта уйларым.
Кыр казыдай ялгыз, сагышларда
Үтәр микән инде елларым?

К у ш ы м т а.