Көзге сагыш

Алинә Сафиуллина репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Күңелләргә сары сагыш салып,
Казлар китә, китә читләргә.
Казлар белән әллә китим микән
Бәхет эзләп чит-ят җирләргә?

К у ш ы м т а:
Син булмагач, белмим нишләргә дә,
Төннәр айсыз, көнем караңгы.
Тезелешеп очкан кыр казлары
Кузгаталар җанда ярамны.

Карашларым белән озатып калам
Кыр казларын җылы якларга.
Канатыгыз юлда каерылмасын,
Бәхет телим парлы дусларга.

К у ш ы м т а.

Көзге җилдә минем хәлне аңлап
Пышылдаша кебек кылганнар.
Гомере буе үткәннәрне сагнып
Гомер итә ялгыз калганнар.

К у ш ы м т а.