Картаям дип хафаланма

Резидә Шәрәфиева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Туган көндә сиңа телибез без
Теләкләрнең бары изгесен.
Еллар үтә бик тиз, мизгел кебек,
Гомер узганын да сизмисең.

К у ш ы м т а:
Һәр яңа көн олы бәйрәм булсын,
Шатлык җыры тынып тормасын.
Картаям дип һич тә хафаланма,
50 яшь тик гомер уртасы,
60 яшь тик гомер уртасы.

Туган көндә – гомер бәйрәмеңдә –
Балаларың булсын яныңда.
Якыннарың, дуслар, туганнарың
Җыелсыннар тулы табынга.

К у ш ы м т а.

Син тугансың җирдә бәхет өчен,
Әткәң-әнкәң сөю җимеше.
Ташламасын Ходай догасыннан,
Һәр туган көн – бәхет өлеше.

К у ш ы м т а.