Үкенмичә яшик узганга

Илназ Баһ репертуарында

Гүзәл Идрисова көе

Ничек узсак, ничек яшәсәк тә,
Гомер кыска, бары бер мизгел.
Яшьлек үткән, күрми калганбыз шул,
Үткән гомер – көзен сулган гөл.

К у ш ы м т а:
Әйләнә лә гомер тәгәрмәче,
Без вакытлы юлчы җиһанда.
Бәхетебез бары безнең кулда,
Үкенмичә яшик узганга.

Гомеркәйләр җәйләр кебек кыска,
Көзе җиткән, кая гөлләрем?
Сары көзләр сагыш китермәсен,
Кадерен белик бергә көннәрнең.

К у ш ы м т а.

Гомер узган саен, йөрәк туза,
Чаллар төшә инде чәчләргә.
Үткәннәрне юксынмаслык итеп
Яшик әле гомер кичкәндә.

К у ш ы м т а.