Килмә, дисең

Артур-Марат дуэты репертуарында

Артур Минһаҗев

Бер күрүдә гашыйк булдым,
Нишләтим йөрәгемне?
Ә син миңа карамыйча,
Өзәсең үзәгемне.

К у ш ы м т а:
Тимә, дисең, өзмә, дисең,
Кагылма йөрәгемә.
Мин башканы сөям, дисең,
Ул гына йөрәгемдә.

Әмер бирә алмыйм, бәгърем,
Йөрәккәем тыңламый.
Синең ниләр уйлаганны
Һич кенә дә аңламый.

К у ш ы м т а.

Аптырашта калдым инде,
Ике ут арасында.
Килмә, йөрмә, дигән саен,
Сөюем арта гына.

К у ш ы м т а.