Мәхәббәт касәсен ватмаек

Рафил һәм Эльвира Җәләлиевлар репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Язмышка язылса, узмышлар юктыр ул,
Мәхәббәт мәңгелек, диюләр хактыр ул.

К у ш ы м т а:
Син миңа, мин сиңа
Ходайдан бирелгән.
Сакла тик сөюне
Ят күзләр тиюдән.

Бәхеткә сөенеп яшәүче күп түгел,
Насыйп ярны табу беркайчан соң түгел.

К у ш ы м т а.

Саклыйк без сөюне ятларның күзеннән,
Бергәләп узаек гомернең эзеннән.

К у ш ы м т а.

Ходайдан бирелгән бәхетне саклаек,
Мәхәббәт касәсен саклаек, ватмаек.

К у ш ы м т а.