Миләүшәм

Ришат Шәйхетдинов репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Ай туганда тудың мәллә, Миләүшәм?
Күргән саен яратам дип гел дәшәм.
Синең нурлы йөзләреңнән,
Балдан татлы сүзләреңнән
Йолдызлар да көнләшә.

К у ш ы м т а:
Миләүшәм, Миләүшәм, Миләүшәм,
Бергенәм, гөлгенәм – Миләүшәм.
Бир кулыңны, бергә булыйк,
Мәхәббәттә бергә яныйк,
Кояш кызы – Миләүшәм,
Бәхет гөлем – Миләүшәм.

Мин бәхетле син булганда янәшә,
Син генә соң ник дәшмисең, Миләүшәм?
Яратам дип әйтүемә,
Сине гөлгә тиңләвемә
Ышанмыйсың, Миләүшәм?

К у ш ы м т а.

Йөзләреңдә кояш нуры, Миләүшәм,
Йөрәгемне яндырмачы, дип дәшәм.
Сөюләрем минем чынлап,
Йөрмә инде син дә уйнап,
Бәхет гөлем бул, Миләүшәм.

К у ш ы м т а.