Моңлану

Равил Галиев репертуарында

Ландыш Шәрәфиева көе

Чәчәкләр белән бергә мин
Яшәрәм, яз килгәндә.
Көзләрен моңга күмеләм,
Кыр казлары киткәндә.

Кошлар белән минем җан да
Очамы туган якка? –
Балачак калган урамга,
Яшьлегем калган якка.

Язмышыбыз – кошларныкы.
Язлары бар, кышлары.
Аермасын юлларымнан
Язмышның ялгышлары.