Онытып булмый икән

Илнар Сәйфиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Ак шомырттай ап-ак күлмәк
Син киеп килгән идең.
Мәңге шулай яратышып
Яшик без, дигән идең.

К у ш ы м т а:
Ак күлмәк кия шомыртлар
Нигә соң язда гына?
Татлы сөю мизгелләре
Булган бит азга гына.

Шомыртларның чәчәгедәй
Коелды хисләр иртә.
Сине көтеп иртә-кичен,
Гомерләр ялгыз үтә.

К у ш ы м т а.

Язлар җитсә, шомыртларым
Ак чәчәк атар микән?
Өзлеп сөйгән ярны гына
Онытып булмый икән.

К у ш ы м т а.