Парлы бәхет

Гөлнара Габидуллина репертуарында

Нурзадә көе

Бу дөньяда бөтен нәрсә парлы,
Оя кора кошлар парлашып.
Кошлар кебек уртак оябызда
Яшик әле без дә сайрашып.

К у ш ы м т а:
Гомер юлын үтик пар атларда,
Пар алманы бергә бүлешеп.
Пар түшәктә уртак бәхет белән,
Яшик әле бергә гөрләшеп.

Пар каендай сөеп соклансыннар,
Урап узсын безне кайгылар.
Хәсрәт килсә, бергә кичү җиңел,
Ялгыз булсаң, авыр кайгы да.

К у ш ы м т а.

Пар күгәрчен гөрли түребездә,
Пар алмадай янда оныклар.
Парлы бәхет бирде безгә Ходай,
Тик сакларга аны онытма.

К у ш ы м т а.