Үпкәләрмен язмышка

Алия Исрафилова репертуарында

Марсель Иванов көе

Бөтенләйгә синнән китеп барам,
Китеп барам, качып язмыштан.
Юктыр чарам – сине күргән саен
Телгәләнә җаным сагыштан.

К у ш ы м т а:
Сез үткәндә парлап өй түремнән,
Көндәшемә калам көнләшеп.
Бәхетләрне нигә бирми икән
Бу Ходаем тигез өләшеп.

Бөтенләйгә синнән китеп барам,
Аерылу кыен булса да.
Бергә булу бәхте язмаса да,
Бәхет теләп китәм тик сиңа.

К у ш ы м т а.
Бөтенләйгә синнән китеп барам,
Гаепләмәм сине, ялгышсам.
Үкенергә әгәр туры килсә,
Үпкәләрмен бары язмышка…

К у ш ы м т а.