Сөеп-сөелеп яшик

Рафил Җәләлиев репертуарында

Альфред Якшимбетов

Бергә, тигез яшәү матур,
Гаиләң булса түгәрәк,
Бала-чага, оныкларың
Йөрсә янда тәгәрәп.

К у ш ы м т а:
Сөенеп лә яшик әле
Җирдә туган һәр көнгә.
Мондый бәхет килми бит ул
Бу дөньяда һәркемгә.

Җаным, диеп көтеп алса,
Сагынып, тигез парың.
Бәхет бит ул, яннарыңда
Булса яраткан ярың.

К у ш ы м т а.

Саклыйк бергә, сүрелмәсен,
Сүнмәсен учагыбыз.
Бәхет, шатлыкка куанып
Яши торган чагыбыз.

К у ш ы м т а.