Сөю генә мәңгелек

Фидарис Зарипов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Таң ата да, кабат кичләр җитә,
Ник куабыз һаман дөньяны?
Сизмибез дә, җитә гомер көзе,
Гомер кыска, мизгел уйнавы.

К у ш ы м т а:
Гомер уза, язгы гөлләр сула,
Шашкын хисләр инде суынды.
Әй син, яшьлек, тиле, ярсу яшьлек,
Мәңге китмәс кебек тоелдың!

Бар да үтә, китә җыйган маллар,
Онытыла дөнья зарлары.
Янда кала бары якын дуслар,
Сиңа язган язмышның яры.

К у ш ы м т а.

Гомер үтә, үтә айлар, еллар,
Бернәрсә дә түгел мәңгелек.
Бар да үтә, тик мәхәббәт кала,
Сөю генә җирдә – мәңгелек!

К у ш ы м т а.