Сагыну тавышы

Фәрит Хатыйпов көе

Хәтеремнән ярсып, ташып
Агадыр кар сулары.
Белмим, нигә йөрәгемнең
Басылмый ярсулары?

К у ш ы м т а:
Язларында кар сулары
Уята сагышларны.
Югалтумы, юатумы?
Сагыну тавышымы?

Ак карлардай аклык булып
Хисләр калды үзеңнән.
Сөю тулы карашларың
Түгелделәр күзеңнән.

К у ш ы м т а.

Көзләр безне аерса да,
Күңелдә калды серең.
Җылыта һаман җанымны
«Яратам» дигән сүзең.

К у ш ы м т а.