Сагыш сарган синең эзләргә

Ришат Шәйхетдинов көе

Көзләремә керәм моңсу гына,
Сагыш сарган синең эзләргә.
Узган гомер киткән кошлар кебек
Кереп бара сары көзләргә.

К у ш ы м т а:
Кыйгак, кыйгак казлар китеп бара
Мин белмәгән ерак илләргә.
Бәхетлеләр парлап гомер итә,
Ялгыз калдым, миңа нишләргә?

Көзләр миңа сагыш китерсә дә,
Көзләрне мин яшим сагынып.
Көзге кичтә без кавышкан идек,
Гомер иттек тигез пар булып.

К у ш ы м т а.

Еллар аша кайтсаң яннарыма,
Мин җибәрмәс идем читләргә.
Моңлы җырың гына керә кайтып
Яратам дип һаман күкләрдән.

К у ш ы м т а.