Сандугачым-күгәрчен

Айгөл-Ришат Шәйхетдиновлар репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Өй түремдә үскән миләшемдә
Сандугачлар сайрый өздереп.
Өзмә инде, өзмә үзәгемне,
Йөрмә, иркәм, һаман көттереп.

К у ш ы м т а:
Сандугачым-күгәрчен,
Сөюемне беләсең.
Нигә диеп, нигә диеп
Үзәгемне өзәсең?

Кошлар да бит безне озатып кала,
Кайнар сөюләрдән көнләшеп.
Яшик инде, иркәм, бу дөньяда
Пар күгәрчен кебек гөрләшеп.

К у ш ы м т а.

Өй түремдә үскән миләшләрем
Яфрак яра ел да яз саен.
Сине күрми тора алмыйм, иркәм,
Кавышырга тапчы син җаен.

К у ш ы м т а.