Сары яфрак

Лилия Муллагалиева репертуарында

Гөлнира Габдулла көе

Көзләр безнең яшьлек кайтавазы,
Көзләрдә без икәү таныштык.
Көзләр безгә бәхет алып килде,
Ике йөрәк бергә кавышты.

К у ш ы м т а:
Бүләк ит син миңа кабат көзләр,
Татлы сөю, яшьлек билгесен.
Бүләк итмә ләкин соңгы яфрак,
Соңгы яфрак – сагыш билгесе.

Мин көзләргә гашыйк гомрем буе,
Көзләр миңа – сөю бәйрәме.
Көзләр миңа сине алып килде,
Бүләк иттең гөлләр бәйләмен.

К у ш ы м т а.

Мин көзләрне көтәм гомрем буе,
Көтеп алам яфрак буранын.
Гөлләр кебек җиргә ямь өстәргә
Минем өчен син бит тугансың.

К у ш ы м т а.