Син барында

Луиза-Арсен Кәримовлар репертуарында (Уфа)

Альфред Якшимбетов көе

Хисләрем йолдыздай атыла,
Күңелем гел сиңа тартыла.
Төннәрем яктыра,
Син булганда гына,
Мин бәхетле җирдә, син барында.

К у ш ы м т а:
Бар бит олы хисләр,
Бар бит татлы кичләр,
Син булганда минем янымда.
Бар бит янып көю,
Бар бит кайнар сөю,
Бар бит, бар бит, син барында.

Көтеп алган ярым син генә,
Уйларымда бары тик син генә.
Синең белән таптым
Бу дөньяның ямен.
Синең өчен яшим мин җирдә.

К у ш ы м т а:
Дөньяга мин килдем яңадан,
Син бәхетем минем Ходайдан.
Якты кояшым син,
Ә мин серле аең,
Аерма дип сорыйм Ходайдан.