Син булганга

(Гөлфәниягә)

Күпме язны бергә каршыладык,
Булгандыр ла салкын кышлары.
Син булганга, шөкер, сүнми яна
Мәхәббәтнең кайнар учагы.

К у ш ы м т а:
Син булганга, җирдә син туганга
Дога кылам көн дә Ходайга.
Гомер бирче, тигез гомер бирче,
Диеп сорыйм һәр көн Ходайдан!

Улым, кызым янда, син булганга,
Сөеп туймас нәни оныклар.
Син булганга яшим сөенеп,
Рәхмәтемне укып язмышка!

К у ш ы м т а.

Шөкер кылам һәр көн иртәләрен мин
Ходай миңа сине биргәнгә.
Яшик әле без, киткәч тә җирдән,
Сагынырлык итеп үткәнгә.

К у ш ы м т а