Син булмасаң…

Алинә Давыдова репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Син булмасаң әгәр бу дөньяда,
Булмас кебек яшәү мәгънәсе.
Белмәс идем, җаным тоймас иде
Сөюләрнең татлы ләззәтен.

К у ш ы м т а:
Яшик әле сөю бакчасында,
Пар сандугач кебек серләшеп.
Серебезне ятлар ишетмәсен,
Бул мәңгегә йөрәк сердәшем.

Син булмасаң әгәр яннарымда,
Булмас идем мин дә бәхетле.
Синең белән бергә таптык икәү
Читләр көнләшерлек бәхетне.

К у ш ы м т а.
Син булмасаң, кояш сүнәр кебек,
Айга карап ялгыз нишләрмен?
Көннәрем дә төнгә әверелер,
Синнән башка мин соң нишләрмен?

К у ш ы м т а.