Син генә аңламыйсың

Ришат Фазлыйәхмәтов репертуарында

Илгиз Закиров көе

Гөлләр өзеп түшәр идем
Барасы юлларыңа.
Гомер юлын узар идем
Күтәреп кулларыма.

К у ш ы м т а:
Син генә тик аңламыйсың.
Нигә соң яндырасың?
Теләмисең дәваларга
Йөрәгемнең ярасын.

Суларга салыйм микәнни
Җандагы сагышымны?
Ишетәсем килә көн дә
Наз тулы тавышыңны.

К у ш ы м т а.

Аңла инде, аңла мине.
Хисләрем чын күңелдән.
Мәңге сөеп үбәр идем
Сихерле күзләреңнән.

К у ш ы м т а.