Син генә каршы килмә

Резидә Әмирова репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Хатларымны язып салдым
Көймә ясап суларга.
Кәгазь көймә алып китте
Син яшәгән ярларга.

К у ш ы м т а:
Көймә килә, көймә килә,
Хисләремә син тимә!
Бөтен уем синдә генә,
Син генә каршы килмә!

Кәгазь көймә, кәгазь көймә,
Агып килә инештән.
Йөрәккәем эреп китә,
Назлы сүзең ишетсәм.

К у ш ы м т а.

Ярдан үрелеп алырга
Буйларың җитәр микән?
Күрешкәч, сөям дияргә
Кыюлык җитәр микән?

К у ш ы м т а.