Син кирәк

Рифат Зарипов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Сөям сине, дидең,
Мин дә гашыйк идем.
Гомерлеккә диеп яраттым,
Пар канатлы булыйк,
Бергә калыйк, дидең,
Биргән вәгъдәңне ник оныттың?

Бүген килмә, дисең,
Ярым бүтән, дисең.
Җаннарымны өтә бу сүзең,
Күзләреңнән күрәм,
Алдашмыйлар, беләм,
Һаман яратасың син үзең.

Үпкәләрең онтып
Кил яныма очып.
Башкаларга килми бирәсем.
Бердәнберем, диеп,
Син минеке, диеп,
Килә сине шашып сөясем.

Кичләр җиткән саен,
Көтә безнең тирәк.
Миңа бары, бары син кирәк.
Ятлар кирәк түгел,
Сине сөя күңлем.
Син булмасаң, түзмәс бу йөрәк,
Сагышлардан яна тик йөрәк.