Син янымда булганда

Вил Усманов репертуарында

Вил Усманов көе

Уйнап-көлеп яшик әле,
Көч-дәрт кайнап торганда.
Дөнья матур, яшәү рәхәт,
Без бит бергә булганда.

К у ш ы м т а:
Уйнап-көлеп, сөеп-сөелеп
Яшик әле дөньяда.
Мин бәхетле бу тормышта,
Син бәхетле булганда.

Дөнья матур, яшәү бәхет,
Кояш көлеп торганда.
Мин бәхетле, кояш кебек
Син елмаеп торганда.

К у ш ы м т а.

Төннәр якты, кичләр татлы,
Ай елмаеп торганда.
Язмышыма рәхмәт укыйм,
Син янымда булганга.

К у ш ы м т а.