Син – язмыш бүләге

Алинә Дәүләтханова (Уфа) репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Бик еш әйтмим назлы сүзләремне,
Яратмыйдыр диеп уйлама.
Кабул ит син йөрәк хисләремне –
Ходай биргән бүләк син миңа.

К у ш ы м т а:
Язмышымның иң зур бүләге син,
Ышанычлы гомер терәгем.
Рәхмәт укып яшим Ходаема,
Син дип тибә минем йөрәгем.

Гомер юлын бергә үтик әле,
Язмыш җиле каршы исмәсен.
Синең өчен мин барсына әзер,
Кайгы, хәсрәт берүк тимәсен.

К у ш ы м т а.

Синең белән генә бәхетле мин,
Сиңа гына сөю назларым.
Каршы алыйк әле бергә-бергә
Мәхәббәтнең яңа язларын.

К у ш ы м т а.