Сине яратудан мин куркам

Раиф Мөхәммәтрәхимов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Мин бит куркам сине югалтудан,
Син булмасаң, сүнәр кояшым.
Читтән генә сөеп йөрдем сине,
Шулай язган, ахры, язмышым.

К у ш ы м т а:
Әйдә, иркәм, ачыйк серебезне,
Бөтен дөнья бүген ишетсен!
Мәңгелеккә мине әсир иткән
Сөеп туймас ярым син минем.

Мин дә куркам сине яратудан,
Янарсың күк кайнар хисләрдән.
Гомерем буе, куеныма алып сине,
Саклар идем салкын җилләрдән.

К у ш ы м т а.

Мин бит куркам кабат очрашудан,
Сине югалтудан мин куркам.
Күрешкәндә, мин бит яратмыйм, дип
Әйтүеңнән синең мин куркам.

К у ш ы м т а.

Бир кулыңны, бергә китик әле,
Шикле уйлар калсын үткәндә.
Каршы алыйк назлы иртәләрне,
Үпкәләрең калсын үткәндә.

К у ш ы м т а.