Синнән башка

(Мәрсия)
Ришат Төхвәтуллин репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Кайткан саен туган якларыңа
Эзләп төшәм безнең тирәкне.
Чишмәләрнең салкын сулары да
Баса алмый янган йөрәкне.

Тынып калган авыл урамнары,
Син булмагач, сыкрап җан сыза.
Яшьлектәге кебек, сөйгән ярым
Йөгереп чыгар кебек каршыма.

Синнән башка белмим нишләргә дә,
Кая куйыйм ялгыз җанымны?
Авыр икән, дуслар, бу дөньяда
Югалтулар сөйгән ярыңны.

Синдер ул дип ачам тәрәзәмне,
Җилләр белән кайтса тавышың.
И Ходаем, нигә миңа бирдең
Ачы сынауларын язмышның?

Юксыналар сине язлар саен
Өй түрендә үскән гөлләрең.
Алып киттең нигә үзең белән
Бәхетләрнең безгә тигәнен?