Синнән киттем

Раиф Мөхәммәтрәхимов репертуарында
(«Синнән киттем» исемле фильм өчен)

 

Марсель Иванов көе

Синнән киттем, киттем кайтмаска дип,
Бәхет эзләп киттем күкләрдән.
Мәхәббәтнең гомере кыска икән
Вакытлыча янып күкрәүдән.

К у ш ы м т а:
Кире кайтмам диеп китмә икән,
Язган булса, кире кайтасың.
Язмышларга язган ялгышларның
Кыл уртасы, белмим, кайда соң?

Синнән киттем онытырга теләп,
Калыр диеп бар да үткәндә.
Соң аңладым яшәү мәгънәсен,
Синсез читтә гомер көткәндә.

К у ш ы м т а.

Юлга чыгам кабат синең янга,
Соң булмаса, кабул итәрсең.
Язмышлардан юктыр узмыш, ахры,
Бәлки, мине гафу итәрсең.

К у ш ы м т а.