Соңгы кыңгырау

Ләбибә репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Оныта алмыйм, һаман исемдә
Беренче тапкыр сиңа килгәнем,
Балакайларым, диеп яратып,
Укытучы апам, синең дәшкәнең.

К у ш ы м т а:
Соңгы кыңгырау, соңгы кыңгырау,
Балачагымнан тәүге яңгырау.
Сау бул, мәктәбем, сау бул, укытучым,
Көтә бит безне мең төрле сорау.

Газиз мәктәбем, изге кешебез,
Ачтың син безгә бик күп серләрне.
Әткәй-әнкәем, туган илем дип,
Тәү кат яздык без изге сүзләрне.

К у ш ы м т а.

Мең рәхмәт сиңа, газиз укытучым,
Үз балаң кебек яраткан өчен!
Гафу ит безне кайвакытларда
Ялгышып сине рәнҗеткән өчен.

К у ш ы м т а.