Түз, балакай, дисең

Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Дөнья зарын онтып бер мизгелгә
Бер елыйсы килә кайчакта.
Сабый булып сөеләсем килә,
Әнкәй, сыенып синең кочакка.

К у ш ы м т а:
Кайтып булмый ләкин үткәннәргә,
Кайтарып ла булмый әнкәйне.
Сабыйчакка бары кайтып киләм,
Төштә генә күреп әнкәйне.

Киңәшеңне көтәм кыен чакта,
Заманалар ай-һай авыр ла.
Хәсрәт төшсә әгәр башкаема,
Түз, балакай, дисең, кайгырма.

К у ш ы м т а.

Сабыр бул, дип һаман юатасың,
Җылытасың җаным туңганда.
Бер кайтасы иде сабыйчакка,
Төшләремдә генә булса да.

К у ш ы м т а.