Тик син генә

Рифат Зарипов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Тик бер килә сөю йөрәкләргә,
Гомерлеккә кала җаннарда.
Җан сөйгәннәр булмый икән икәү,
Кабатланмый сөю яңадан.

К у ш ы м т а:
Тик син генә, бары тик син генә,
Җаннарыма минем син кирәк.
Син булмасаң, сүнәр сагышлардан
Җансыз учак кебек бу йөрәк.

Тик бер генә икән яшьлек иле,
Чәчәк атмый алсу гөлләре.
Кабатланмый, иркәм, синнән башка
Бәхет тулы сөю төннәре.

К у ш ы м т а.

Тик бер генә килә чын ярату,
Сиңа диеп Ходай язган пар.
Тик син генә, бары берәү генә
Минем өчен туган серле яр.

К у ш ы м т а.