Әткәй кыры

Рөстәм Закиров репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Әткәй кыры – калды арышларның җыры,
Балачактан җанга кергәнме?
Кара икмәк ашап әллә үскәнгәме,
Йөрәкләрдә яшәү дәрманы.

Әткәй кыры – тургайларның моңлы җыры
Каршы ала һаман язларын.
Үткән гомерең синең калды җырлар кебек,
Улларыңда нәсел дәвамы.

Әткәй кыры – куян күчтәнәче тәме
Гомерем буе китми хәтердән.
Әнкәй генә һаман сагнып көтә сине,
Сурәтеңне (үткәннәрне) саклый кадерләп.

Әткәй кыры – тургайларның җырын тыңлап,
Без дә үстек кырда тир түгеп.
Корыч атың бүген һәйкәл булып
Тора безгә юлны күрсәтеп.