Әткәйне сагыну

Ришат Шәйхетдинов репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Көткәнсеңдер, әткәй, кайталмадым,
Читтә йөртте язмыш – юлларым.
Сиңа атап җырым язылмады,
Ялгышымны соңрак аңладым.

К у ш ы м т а:
Еллар үткән саен акыл керә,
Еш керәсең, әткәй, төшләремә.
Сагышларым тия йөрәгемә,
Кайтып булмый ләкин үткәнгә.

Кайткан саен безне каршы ала
Өй каршында үскән миләшең.
Сагынабыз сине барыбыз да,
Кирәк чакта җитми киңәшең.

К у ш ы м т а.

Гомер узды, йөрдек чит җирләрдә,
Дөнья кудык җигелеп заманга.
Бәхиллегең сорап калмадым,
Үкенеп яшим шуңа һаман да.

К у ш ы м т а.