Әткәйне юксыну

Вил Усманов репертуарында

Вил Усманов көе

Юксындырып төшкә еш керәсең
Киңәшәсе килгән чакларда.
Дөнья кырыс, әткәй, син җитмисең
Авыр чакта безне якларга.

К у ш ы м т а:
Балачакка кайтып, тезләреңә
Башкаемны килә саласым.
Тал чыбыгын тоеп, түзем генә
Килә кабат сабак аласым.

Син җитмисең туган йортыбызда,
Әнкәй дә гел сагнып моңлана.
Җаннарыма урын тапмаганда,
Мин дә чыгам кайтыр юлларга.

К у ш ы м т а.

Заманалар бүген җиңел түгел,
Хаталанып куям кайчакта.
Төшкә кереп шулчак кисәтәсең,
Орышасың кирәк чакларда.

К у ш ы м т а.

Син булмагач, нидер җитми җанга,
Бушап калган авыл урамы.
Кайткан саен, әткәй сиңа атап
Багышлыймын изге догамны.

К у ш ы м т а.